РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның уртак боерыклары белән 2024 елда бердәм дәүләт имтиханын (БДИ), төп дәүләт имтиханын һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын уздыру сроклары, шулай ук контроль үлчәү материаллары биремнәрен үтәү өчен файдаланырга мөмкин булган укыту һәм тәрбия чаралары исемлеге расланды. Документлар Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 2023 елның 29 декабрендә теркәлгән.
Расланган боерыклар нигезендә, 2024 елда БДИ вакытыннан алда 22 марттан 22 апрельгә кадәр узачак, төп чор - 23 майдан 1 июльгә кадәр, өстәмә чор - 4-23 сентябрьдә.
БДИның төп чорын 23 майда география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнар ача. Рус теленнән БДИ 28 майда узачак, база һәм профильле дәрәҗәләрдәге математикадан - 31 майда. Уртача гомуми белем турында аттестатларны үз вакытында бирү максатында мәҗбүри предметлар буенча имтиханнар беренчеләрдән булып расписание проектында билгеләнгән.
Җәмгыять белеме буенча БДИ 4 июньдә, тарих һәм физика буенча - 10 июньдә, биология һәм чит телләрнең язма өлеше буенча - 13 июньдә узачак. Информатика буенча БДИны 7 һәм 8 июньдә, чит телләр буенча телдән өлешен 17 һәм 18 июньдә үткәрү планлаштырыла.
20 июньнән 1 июльгә кадәр барлык фәннәр буенча БДИ уздыру өчен резерв көннәр каралган.
9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханын үткәрү шулай ук өч чорга бүленгән: вакытыннан алда (23 апрельдән 18 майга кадәр), төп (21 майдан 2 июльгә кадәр) һәм өстәмә (3-24 сентябрь). Иҗтимагый фикер алышу йомгаклары буенча гражданнардан һәм мәгариф идарәсенең төбәк органнарыннан тәкъдимнәр килде, аларның күпчелек өлеше исәпкә алынды.