2024 елда Россиядә мәктәп формасына ГОСТ кертергә планлаштыралар. Укучылар һәм ата-аналар өчен бу нәрсәне үзгәртәчәк соң, бу хакта "Парламент газетасы" матбугат үзәгендә Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-аналар һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая сөйләде.
Хәзер балалар киеменә таләпләр "Балалар һәм яшүсмерләр өчен билгеләнгән продукциянең куркынычсызлыгы турында" Таможня берлегенең техник регламентында теркәлгән. Алар буенча текстиль һәм әзер тегү эшләнмәләре биологик һәм химик иминлек нормаларына туры килергә, һава үткәрергә тиеш. Шул ук вакытта, формага Россия ГОСТы юк. Әмма аны 2024 елда эшләргә вәгъдә итәләр.
"Беләм, бу уңайдан ата-аналар борчылалар. Шуны ачыкларга телим, мәктәп формасына ГОСТ - ул модель яки төс турында түгел, ә озак вакыт киеп йөрелә торган кием турында ", - диде депутат.
Буцкая билгеләп үткәнчә, бала мәктәптә көненә ун сәгатькә вакыт кадәр уздыра, шуныд өчен нәкъ менә аның киенүе бик мөһим.
Депутат билгеләп үткәнчә, "сыйфатлы кием арзанлы синтетика кебек бәядә була алмый". Шуңа күрә, мөгаен, ГОСТ буенча форма хәзер кибетләрдәгегә караганда кыйммәтрәк булачак.