Татарстан мәктәпләре бу елдан башлап яңартылган «ТР электрон мәгариф» мәгълүмат системасына күчтеләр. Модернизацияләнгән платформага керү белән кыенлыклар барлыкка килгәндә, техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
Моннан тыш, әти-әниләр һәм укытучылар өчен кайнар линия эшли. 8 (843) 525-70-99 телефоны буенча шалтыратып, аңлатмалар алырга мөмкин.
Дәүләт мәгълүмат системасының элеккеге версиясе укучыларны бәяләүче электрон көндәлек һәм журнал гына иде. Моннан тыш, 14 ел эшләү дәверендә ул шактый искергән, җитешсезлекләр һәм кыенлыклар барлыкка килә башлаган, шуңа күрә аны модернизацияләү турында карар кабул ителгән, дип өстәде Мөҗипов.
ТР цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов, платформа республиканың башка дәүләт системалары кебек үк, шәхси мәгълүматлар югалудан ышанычлы сакланган, дип ышандырды.
Ата-анага башта "Гаилә һәм балалар" бүлегендә дәүләт хезмәтләренең федераль порталында бала турындагы мәгълүматларны кертергә һәм расларга кирәк. Анда "Документлар" бүлеге аша эләгергә мөмкин. Аннан соң, ата-ана үзенең логины һәм пароле белән электрон көндәлеккә керәчәк.
14 яшьтән өлкәнрәк укучылар өчен порталда өлкәннәр кебек үк, аерым расланган исәпкә алу язмасы булдырыла. Моның өчен сайтта теркәлергә кирәк. 14 яшьтән кечерәк мәктәп укучылары өчен ата-аналар үзләренең шәхси кабинетында «Гаилә һәм балалар» бүлегендә балалар өчен гадиләштерелгән исәп язмасы булдырырга тиеш.