БДИда катнашу өчен гаризалар алу дәвам итә

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары гаризаны  үз мәктәпләренә бирәләр, гаилә белеме формасында белем алучылар - үзләре сайлап алган мәктәпкә, узган елларны тәмамлаучылар һәм көллият укучылары - яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә.

Гаризада БДИ катнашучысының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу датасы, шулай ук паспорт сериясе һәм номеры, СНИЛС номеры һәм телефон номеры күрсәтелә, предметны сайлау турында тамга һәм аны үткәрү датасы куела.

БДИ 22 марттан 19 апрельгә кадәр, төп чорда 2024 елның 23 маеннан 1 июленә кадәр уздырыла. Әмма узган елларны тәмамлаучылар БДИны имтиханнар уздыруның төп чорының резерв срокларында гына,  2024 елның 20 июненнән 1 июленә кадәр,  тапшыра алачак.

Гариза формасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында : https://mon.tatarstan.ru/informirovanie.htm/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International