Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү буенча фикер алышачаклар

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Бүген, 18 гыйнварда, Татарстанның Иҗтимагый палатасында республика мәгариф системасын цифрлы трансформацияләү, педагогларның, ата-аналарның һәм укучыларның яңартылган  «Электрон мәгариф» системасында үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак.

 Кайнар линия 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр эшли,  шул вакытта ата-аналар, мәктәп укучылары һәм педагоглар яңартылган «ТР Электрон мәгарифе»нә  теркәлү вакытында барлыкка килә торган кыенлыклар, шулай ук платформа бирә торган яңа мөмкинлекләр турында сораулар бирә алачак.

Мөрәҗәгатьләр 8(800)350-44-72 телефоны буенча 18 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 17 гыйнвар төненә кадәр кабул ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International