Россия укучыларына дәресләрдә смартфоннардан файдалануны тыйганга бер айга якын вакыт үтте. Тиешле закон ил Президенты Владимир Путин тарафыннан 2023 елның 19 декабрендә имзаланды. Яр Чаллының 56 нчы мәктәбе укучылары аларның тыюга ничек караулары һәм "запас" телефоннардан файдаланулары белән уртаклаштылар.
Хәзер 10 "Б" сыйныф укучылары үзләренең мобиль телефоннарын махсус тартмага сала. Шуннан соң гына дәрес башлана. Укучылар гаджетлар белән вакытлыча аерылышуга аңлап карыйлар.
"Шәхсән телефон минем игътибарны читкә юнәлтә иде. Музыка тыңларга ярата идем, аннары тагын тик-токта утыра идем. Аннары хәбәрләр килгәндә, даими рәвештә анда кем язганын карыйсы килеп тора иде ", - ди унынчы сыйныф укучысы.
"Димәк, уку процессы вакытында без аннан ял итәбез, һәм инде көн ахырына, өйгә кайткач интернетка кушылабыз һәм социум белән элемтәгә керәбез", - дип уртаклашты икенче укучы.
Күпчелек балаларның телефоннарда утырырга теләге булмауны укытучылар да билгеләп үтә. Алар сүзләренчә, берничә ел элек алар эксперимент үткәргән, укучылар гаджетларын тапшырганнар. Мәсәлән, бишенче сыйныф укучылары смартфоннарсыз калгач, алар ничек аралашырга һәм нәрсә белән шөгыльләнергә белмәгәннәр.
"Телефоннар җыйдым. Һәм укучлардан бер-берсе белән сөйләшүләрен сорадым. Һәм алар бер-берсе янына килделәр, менә шулай сүзсез генә басып тордылар. Сез аңлыйсызмы, бу сентябрьдә булды. Алар ничек сөйләшергә, ничек аралашырга икәнен белмиләр. Телефон, мессенджерлар аларның тормышына шулкадәр кереп урнашканнар, - дип уртаклашты 56 нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илиза Зыязетдинова.