«Бердәм Россия» язгы сессия кысаларында талантлы абитуриентларга ярдәм итү турында закон проекты эшли, дип хәбәр итте Фән һәм югары белем комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Мажуга.
"Беренче укылышта РФ Хөкүмәтенә спортчыларга физкультура һәм спорт белән бәйле әзерлек юнәлешләре буенча югары уку йортларына кергәндә ташламалар биргән рәсми халыкара спорт ярышлары исемлеген раслау хокукы бирә торган закон проекты каралачак, - дип ассызыклады парламентарий.
БРИКС уеннарында һәм дуслык һәм киләчәк уеннарында җиңүчеләргә дә шундый ук ташламалар бирү тәкъдим ителә. Закон проекты РФ Хөкүмәте тарафыннан хупланды.