Татарстанның алты укучысы «Олимпка юл» физика буенча республика олимпиадасында җиңде

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

16-18 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен физика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада республиканың 38 муниципаль районыннан 148 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты.

Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына Казан федераль университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты хезмәткәрләре, жюри рәисе, физика-математика фәннәре докторы, КФУ профессоры  Илгиз Гатуф улы Галиев керде.

Физика буенча олимпиадада җиңүчеләр:

Яшел Үзән районыннан Мисбахов Альберт (7 класс), Чернышев Ярослав (8 сыйныф), Нурлат районыннан Летфуллин Роман (8 класс), Арча районыннан Хәертдинов Айназ (9 нчы сыйныф), Югары Ослан районыннан Гыйльфанов Эмиль (10 нчы сыйныф), Мамадыш районыннан Илдар Мөхәммәтшин (11 сыйныф).

Призер  дипломнары Татарстанның 29 муниципаль районыннан 64 укучыга тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International