«Олимпка юл» математика буенча мәктәп укучылары республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

14-16 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 нче сыйныф укучылары өчен математика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.  Математика буенча олимпиадада республиканың 41 муниципаль районыннан 190 укучы катнашты.

«Олимпка юл» математика буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасында җиңүчеләр:

Яшел Үзән  районының 3 нче гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы Глеб Горячев, Саба районының сәләтле балалары өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомумбелем бирү интернат-мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Латипова Регина,Арча районы Апаз урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хәертдинов Айназ, Мамадыш районы академик Камил Вәлиев исемендәге 2 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Ефимова Юлия, 10 нчы сыйныф укучысы Яруллина Рената, Чистай районының 3 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы  Панин Родио.

Татарстанның 30 муниципаль районыннан 82 укучы  призерлар булды. (Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Теләче, Чистай, Ютазы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International