Ютазы районында тәрбиячеләргә халыкара «рәхмәт» көнендә рәхмәт әйттеләр

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

«Движение Первых» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтендә катнашучылар Халыкара «рәхмәт» көне үткәрделәр. Бәйрәм җылы  мөнәсәбәтләрне, мәхәббәт, хөрмәт, рәхмәт хисләрен белдерүне ныгытуга юнәлтелгән.

Ютазы районының 4 нче балалар бакчасында 3 нче Урыссу мәктәбе укучылары, ата-аналар һәм педагогик бергәлек вәкилләре белән берлектә “Тәрбиячегә рәхмәт...” акциясе оештырдылар. Акция кысаларында котлау видеоролигы әзерләнгән иде. Шулай ук укучылар әзерлек төркеме балалары белән котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрделәр һәм  аларны балалар бакчасы хезмәткәрләренә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International