Һава шартларына бәйле рәвештә мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә укыту процессын оештыру турында

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле әти-әниләр!

Килеп туган уңайсыз климат шартлары һәм аномаль кар яву сәбәпле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уку процессын 22 гыйнварда (һәм кирәк булганда аннан соңгы көннәрдә дә) укытуның дистанцион формаларын кулланырга киңәш итә. 

Әгәр ата-аналарда балаларны өйдә калдыру мөмкинлеге булмаса, бу очракта һәр мәктәптә дежур сыйныфлар оештырылачак.

Шулай ук буран, көчле салкыннарга яки башка метеорология күренешләренә бәйле һава шартлары үзгәрүгә карамастан, мәктәпләрдә уку процессы штат режимында гамәлгә ашырыла. Мәктәп һәм көллият персоналы үз функцияләрен тулы күләмдә башкара. Сыйныфта 20% укучы булмаган очракта, уку программасын, кагыйдә буларак, үзгәтәләр, яңа материалны өйрәнмиләр, сыйныфта катнашучылар белән үткән материалны кабатлауны оештыралар.

Белем бирү процессын оештыруны мәктәп һәм көллиятләрнең директорлары, мәгариф идарәсе муниципаль органнары һәм министрлык җитәкчеләре контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International