Февральдә Россия Мәгариф министрлыгында электрон укыту-методик материалларга экспертиза уздыруга гаризалар җыю башлана

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 15 февраленнән 15 мартына кадәр оешмалар Россия Мәгариф министрлыгында башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда файдалануга кертелгән электрон белем бирү ресурсларының федераль исемлегенә кертү өчен электрон укыту-методик материаллар экспертизасын үткәрүгә гариза бирә ала.

Электрон белем бирү ресурслары - курсның уку предметын (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлекне), модульне (дисциплинаны) системалы рәвештә бәян иткән  электрон укыту-методик материаллар. Алар федераль дәүләт белем бирү стандартына һәм федераль белем бирү программасына туры килергә тиеш. Шул ук вакытта электрон белем бирү ресурслары дәреслекнең электрон формасын кабатлый алмый.

Гаризаны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына тапшыру турында хәбәрнамә белән заказлы почта аша җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International