РФ Президенты Владимир Путин Бөтенроссия ата-аналар комитеты оештыру идеясен ВДНХ дагы "Россия" күргәзмәсендә уза торган гаилә конкурсларында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашуда хуплады.Мондый инициатива белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Ульяна Каретникова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ата-аналар комитетлары эштә бик ярдәм итә, ә ата-аналар һәм мәктәпләр тандемы балаларны тәрбияләүдә уңыш китерә.
Путин гомумроссия дәрәҗәсендә комитет нәрсә эшли ала дип кызыксынды. "Теләсә нинди инициативаны федераль дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкин булсын иде", - дип җавап бирде укытучы.
"Мин риза", - диде дәүләт башлыгы һәм мәгариф министрына тиешле йөкләмәне бирергә вәгъдә итте.