Хөрмәтле студентлар һәм укытучылар!
Сезне Россия студентлар бәйрәме белән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасында урнашкан югары белем бирү оешмаларында Россиядән һәм чит илләрдән килгән 148 меңнән артык студент белем ала. Республикабызның югары белем һәм фәнни потенциалын күрсәтә торган сан елдан-ел арта бара.
Республика икътисады актив үсә, яңа производстволар, инвестиция проектлары төзелә. Бу безнең чыгарылыш укучыларына үзләрен һөнәри өлкәдә үз урыннарын табарга һәм үсәргә мөмкинлек бирә.
Кадерле студентлар! Мин студент тормышының уңай вакыйгаларга һәм яңа тәэсирләргә бай булуын телим! Сезнең энергиягез, яңа һәм креатив идеяләрегез, һичшиксез, Татарстан һәм Россия үсешенә нигез булачак.