.Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Алтын каләм» республика фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Анда 14 яшьтән 24 яшькә кадәрге, медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче яшьләр катнаша алачак. Гаризаны 31 гыйнварга кадәр бирергә мөмкин.
«Алтын каләм – Золотое перо» - яшьләр сәясәтенең брендлы проектларының берсе. Коммуникацияләр форматы үзгәрә, әмма мәгълүматны тапшыру өчен җаваплылык үзгәрешсез кала. Проектның яңа сезонын өч юнәлеш буенча яңартылган форматта эшләтеп җибәрәбез - бу традицион шәхси номинация, анда мәктәп укучылары һәм ссуз студентлары катнаша ала һәм тагын ике юнәлеш өстәлде - югары уку йортлары һәм ссузлар медиаүзәкләре. Шул рәвешле, проект медиаюнәлеш белән кызыксынган яшьләрнең төрле категорияләрен колачлаячак. Яшүсмерләр һәм яшьләр белән бергәләп, республикада һәм тулаем илдә булдырыла торган барлык мөмкинлекләр турында сөйлиячәкбез», - диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.
Фестивальдә җиңүчеләрне - Гран-при ияләрен сайлаячаклар, ул медиа юнәлеше буенча вузда белем алуга сертификатка ия булуны күздә тота. Шулай ук шәхси номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатларны, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр буенча сайлаячаклар. Ә югары уку йортлары һәм ссузлар арасында иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәген үстерү өчен 1 млн сумга сертификат алачак.
Катнашучыларга гариза бирү өчен https://clck.ru/37JQdo сылтамасы буенча теркәлергә кирәк һәм портфолионы проектының zolotoepero2024@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә.