21 мартта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның Идел буе районындагы 139 нчы гимназиясендә узачак “Бергә тапшырабыз. Ата-аналар белән БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясендә катнашачак.
Бөтенроссия акциясенең инициаторы Рособрнадзор. Акция Татарстанда, тулаем Россиядәге кебек үк , сигезенче тапкыр узачак.
Акциядә чыгарылыш укучыларының ата-аналары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган спортчылар һәм башкалар катнаша. Бу көнне алар үзләренең балалары белән урыннарын алыштырачаклар һәм БДИның бөтен процедурасын үтәчәкләр.