Татарстан укучылары «Гаилә традицияләре» Бөтенроссия акциясендә катнаша ала

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

Гаилә елына багышланган һәм Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән мәдәни-мәгариф проекты 29 марттан 14 апрельгә кадәр узачак.

Акцияне үткәрү чорында барлык укучыларга «Традицион җыр», «Традицион бию», «Традицион музыка коралларында уейнау», «Традицион кухня», «Традицион кәсепләр» номинацияләрендә гаилә видеоролигын яздырырга тәкъдим ителәчәк. Аннары видеоны «Культурадляшкольников.РФ» порталында шәхси кабинетта бастырырга кирәк.

Акция нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары  50 иң кызыклы эш сайлаячак, дип хәбәр итә Россия Мәдәният министрлыгы.

Проектның барлык иҗади акцияләре балаларга үз сәләтләрен табарга ярдәм итүгә, аларның  дөнья турындагы белемнәрен киңәйтүгә, бөек илебезнең кабатланмас мәдәнияте белән горурланырга өйрәтүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International