Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Самара һәм Казан Бөтенроссия олимпиадасы финалистларын кабул итә

2024 елның 30 марты, шимбә

Алман теле буенча  олимпиаданың 250 финалисты Самарага килде. 30 мартта узачак беренче турда аларга биремнәр башкарырга туры киләчәк. Икенче турда катнашучылар сөйләмдә үз күнекмәләрен күрсәтәчәкләр. Олимпиада Самара мәгълүмати технологияләр лицее мәйданчыгында узачак.

Казанда «БАЙТИК» сәламәтлек-белем бирү комплексы икътисад буенча олимпиада финалын уздыру мәйданчыгы булачак, ул 360 укучыны берләштерәчәк.

Астрономия буенча олимпиадага Мәскәүгә 261 кеше чакырылган. Балаларны ике тур көтә: теоретик һәм практик. Олимпиаданың барлык чаралары П.Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университетында узачак.

Олимпиаданың 299 финалисты Мытищи шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) мәгърифәт дәүләт университеты мәйданчыгында  теоретик һәм практик турлар биремнәрен башкарачак.

Барлык олимпиадаларда катнашучылар өчен мәгариф һәм экскурсия программалары, мастер-класслар, лекцияләр, иҗади чаралар оештырылачак. Балаларны озатучы педагоглар квалификация күтәрү курслары узачак.

Барлык фәннәр буенча олимпиада финалын ачу һәм ябу тантаналары, шулай ук Гаилә елына багышланган чаралар туры эфирда трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International