Казанда бүген икътисад буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын ачу тантанасы узачак

2024 елның 29 марты, җомга

29 марттан 4 апрельгә кадәр “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.

Олимпиадада илнең 65 төбәгеннән килгән 347 укучы катнашачак. Олимпиадада катнашучылар һәм аларны озатып йөрүчеләр “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында һәм “Крутушка” шифаханәсендә яшәячәк.

Олимпиада 2 турда уза.

Ачылу  тантанасы 29 мартта 16.00 сәгатьтә Казанның «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының актлар залында узды.

30 мартта - олимпиаданың беренче туры биремнәрен үтәү, укытучылар өчен квалификация күтәрү курслары, 31 мартта - олимпиаданың икенче туры биремнәрен үтәү, шулай ук  укытучылар өчен квалификация күтәрү курслары,  Гаилә елына багышланган чара “Сабантуй” -дуслык, гаилә һәм иминлек бәйрәме үтәчәк.

1 апрель көнне мәктәп укучылары һәм аларны озата йөрүчеләр А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда булачак, шулай ук Казан буйлап  экскурсиягә барачак , Татарстан тарихы белән таныша алачак. Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 20 укучы Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашачак.

2 апрель көнне ТР Милли музее олимпиадада катнашучылар өчен «Идел буе култыклары» этнографик программасын (этнографик күзәтү, борынгы уеннар, халыклар традицияләре) үткәрәчәк.

3 апрель - апелляция процедурасы планлаштырылган.

Олимпиаданы ябу тантанасы 4 апрельдә 12.00 сәгатьтә “Корстон” концертлар залында узачак.

Олимпиаданың йомгаклау этабының генераль партнеры Саклык банкы ГАҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International