Бүген радиомеханика көллияте базасында «Урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү шартларында белем бирү процессын оештыруның инновацион модельләре» һөнәри белем бирү оешмалары укытучыларының стажировкасы узды. Аны «Урта һөнәри белем бирү мәгариф программасы: проектлауга яңа алымнар һәм сыйфатны бәяләүгә таләпләр» квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты үткәрә.
Көллиятнең укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм программа тыңлаучылар өчен берничә мастер-класс үткәрделәр.