Яңа җәмгыять белемендә хокукый тәрбиягә басым ясаячак

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

"Җәмгыять белеме" предметы мәктәптән беркая да китми, аны 9 нчы сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта чәршәмбе көнне мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

“Җәмгыять белеме” 9 нчы сыйныфтан укытыла башлана, бу, шул исәптән, хокукый тәрбиягә дә юнәлтелгән гамәли юнәлешле курс булачак, - диде министр Дәүләт Думасының мәгариф комитеты утырышында.

Моннан тыш, министр "Тарих" предметына күбрәк игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте .

- "Тарих" фәнен киңәйтергә, аны бердәм дәүләт имтиханын бирү буенча массакүләм  итәргә кирәк. Чөнки безнең илебез тарихын , безнең мәдәниятне аңлау - бу бик мөһим", - дип Кравцовның сүзләрен китерә РИА Новости.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International