29 мартта икътисад буенча XXIX Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды. Олимпиада «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында уза.
28 һәм 29 март иртәдән кичкә кадәр Казан Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан кунакларны кабул итте. Республика олимпиада үзәге волонтерлары һәм хезмәткәрләре аэропортта, тимер юл һәм автовокзалларда катнашучыларны каршы алдылар һәм аларны "Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү комплексына озаттылар, алар анда теркәү уздылар һәм урнаштылар.
Олимпиаданың йомгаклау этабына илнең 65 төбәгеннән 348 катнашучы килде.
Икътисад буенча олимпиаданың йомгаклау этабы катнашучыларның индивидуаль ярышлары ике турдан узачак. Турлар 30 һәм 31 мартта Үзәк предмет-методик комиссия тарафыннан эшләнгән биремнәр буенча үтә.
Олимпиадада катнашучыларга иҗади уңышлар, җиңүләр һәм күтәренке кәеф теләп калабыз!