РФ Президенты Владимир Путин Россия хөкүмәтенә мәктәпләрдә укучыларга гармонияле, баланслы һәм нәтиҗәле укыту һәм тәрбияви йөкләнешне формалаштыра торган чаралар эшләргә кушты. Сүз шул исәптән өй эшләрен башкару вакытын кыскарту һәм предметара элемтәләрне көчәйтү турында бара.
«Гомуми белем бирү программалары буенча белем алучыларга гармонияле, баланслы һәм нәтиҗәле укыту һәм тәрбияви (урочная һәм урочной) йөкләнешне булдыру буенча чаралар комплексын эшләүне һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, шул исәптән өйдәге уку бурычларын үтәүгә реаль вакытлы чыгымнарны кыскарту, предметлар арасындагы элемтәләрне көчәйтү, әлеге программалар буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда кулланыла торган төп гомуми белем бирү программалары һәм мәгълүмат эчтәлегенең туры килүен тәэмин итү, шулай ук белем алучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү һәм Россия Федерациясе норматив хокукый актларында каралмаган бәяләү чараларын төшереп калдыру исәбенә», - диелә Кремль сайтында бастырылган йөкләмәдә. Доклад 2024 елның 1 декабренә кадәр әзерләнергә тиеш.