«Тере классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

«Тере классика» Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы тәмамланды. Чарада Казанның Идел буе районы 83нче лицее базасында республиканың 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты.

"Тере классика" конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр:

Хәбибуллин Әмир, Әлмәт шәһәренең 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы,

Афанасьев Станислав, Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 45 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы,

Хаҗиева Азалия Яшел Үзән шәһәре А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей укучысы.

Җиңүчеләргә диплом тапшырылды, шулай ук  укучылар  «Артек»ка юллама, медальләр белән бүләкләнәчәкләр. Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр Бөтенроссия финалында катнашачак.

 2024 елда мәктәп һәм муниципаль этапта республиканың 42 районының 422 мәктәбеннән  барлыгы 1944 укучы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International