25 марттан 30 мартка кадәр Төрекмәнстанның Аркадаг шәһәрендә бөек акыл иясе һәм шагыйрь- Көнчыгыш классигы Мәхтүмколый Фрагиның (IOMHSS-2024) тууына 300 ел тулуга багышланган мәктәп укучыларының Халыкара математика олимпиадасы узды. Олимпиадада Әзәрбәйҗан, Болгария, Белоруссия, Иран, Казахстан, Кытай, Катар, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Согуд Гарәбстаны вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасының Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән тугызынчы сыйныф укучыларының җыелма командасы катнашты.
Казанның Вахитов районы 131 нче лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Тимур Таҗиев, КФУның «Н.И. Лобачевский исемендәге лицей» укучысы Михаил Краюшкин алтын медальгә лаек булдылар.
26 нчы гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Камилла Мөгатарова, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Данил Осипов көмеш медальгә лаек булдылар.
Вахитов районының 131 нче лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Глеб Чихирев бронза медаль яулады.
Моннан тыш, Россия җыелмасы олимпиадада беренче гомумкоманда урынын яулады. Олимпиада вакытында төркмән халкының уникаль мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре белән танышу мөмкинлеге бирелде. Халыкара олимпиада - потенциалны һәм талантны ачу өчен бик яхшы мәйданчык.