Анда 10ның 39 сыйныф укучысы һәм 11 нче сыйныфларның 49 укучысы катнашты. Иң яхшылар рәтендә Түбән Каманың 35 нче лицее укучысы Станислав Натуралов, Казанның 2 нче лицей-интернатында тәрбияләнүче Мурад Зарипов һәм Кукмараның “А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей” укучысы Эльвина Сөләйманова булды. Республиканың тагын ике вәкиле - Чаллыдан Злата Дәүләтшина һәм Бөгелмәдән Виктор Мельников призерлар булдылар.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, быел олимпиадада катнашучы татарстанлылар саны буенча рекорд куелды.