Мишустин: БДИны бер предмет буенча кабул итү кампаниясе ахырына кадәр 4 һәм 5 июльдә кабат бирергә мөмкин булачак

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

 2024 елда бер предмет буенча БДИны  тапшыру, кабул итү кампаниясе ахырына кадәр, 4 һәм 5 июльдә оештырылачак, диде РФ премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында. "Ике көн, 4 нче һәм 5 нче июль БДИны  яңадан тапшыру көннәре булачак", - диде ул. 

Мишустин, яңа тәртипне гамәлгә ашыру өчен өстәмә канун үзгәрешләре таләп ителмәячәген билгеләп үтте.

РФ Президенты Владимир Путин 29 февральдә Федераль Җыенга юлламасында белдергәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары кабул итү кампаниясе ахырына кадәр предметларның берсе буенча БДИ бирү мөмкинлеге булырга тиеш. Музаев хәбәр иткәнчә, мондый мөмкинлек укучыларда быел ук барлыкка киләчәк. Моның өчен Рособрнадзор имтихан расписаниесенә һәм тәртибенә үзгәрешләр кертү өстендә эшли, ул апрель ахырына кадәр расланачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International