Медицина һәм педагогика Россиядә иң кирәкле белгечлекләр өчлегендә

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Педагогика һәм медицина Россиядә иң кирәкле белгечлекләр өчлегенә керде, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин, Дәүләт Думасында депутатлар сорауларына җавап биреп.  Уку йортларында иң күп бюджет урыннары бүлеп бирелгән белгечлекләр турында сөйләгәндә, Мишустин, беренче чиратта, инженер юнәлешләрен һәм педагогиканы атады. "Барлыгы 245 мең бюджет урыны. Без инженерларыбыз белән  яңадан горурланырлык булсын дип , бу адымга бардык. - дип билгеләде премьер-министр.

"Ә беләсезме, топ-3кә тагын нинди белгечлекләр кергән? Педагогика һәм  медицина. Менә бу белгечләргә булган ихтыяҗ", - дип өстәде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International