«Билингваль балалар бакчасы» конкурсы дәвам итә

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның 2 этабы дәвам итә.   Исегезгә төшерәбез,   конкурс 2024 елның 19 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

  Экспертлар комиссиясе конкурста сайлап алуның икенче этабында катнашучы Татарстан Республикасының 25 мәгариф оешмасында  булачаклар. Әлеге этап кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнарының системалылыгы, эшчәнлекнең ресурс белән тәэмин ителеше, белем бирү оешмасының әлеге юнәлеш буенча эш формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, балаларга дәүләт телләрен өйрәтү методикасы һәм технологияләре бәяләнә.

Нәтиҗәләр 2024 елның 23 апрелендә ясалачак. Конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан конкурста җиңүче 10 мәгариф оешмасы билгеләнәчәк, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International