Казанда икътисад буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды. Быел йомгаклау этабында Россиянең 64 төбәгеннән 342 укучы катнашты.
Олимпиадада Мәскәүдән, Татарстан Республикасыннан, Ямал-Ненец автономияле округыннан һәм Мәскәү, Воронеж, Ростов өлкәләреннән 28 укучы җиңүче булды. 134е призер дип табылган.
Иң яхшы нәтиҗәләрне Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Удмуртия Республикалары, Ростов һәм Төмән өлкәләре командалары күрсәтте.
Йомгаклау этабы ике язма турны, профильле экспертлардан белем бирү һәм экскурсия программаларын үз эченә алды. Педагоглар өчен мәктәптә икътисад укыту мәсьәләләре буенча квалификация күтәрү программалары оештырылды.
Бөтенроссия олимпиадасы ел саен 24 фән буенча 1 сентябрьдән 30 июньгә кадәр үткәрелә. Ул дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау. Дүрт ел гамәлдә булган олимпиадада җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары теләсә кайсы Россия югары уку йортына тиешле профиль буенча имтиханнарсыз керергә хокук бирә.