Яңадан бирү көннәрен исәпкә алып, БДИ-2024 расписаниесе проекты басылып чыкты

2024 елның 5 апреле, җомга

  Исегезгә төшерәбез, быелдан башлап, чыгарылыш укучылары бер имтиханны тагын бер кат бирү  мөмкинлеге барлыкка киләчәк, әгәр алар алынган балл белән риза булмаса һәм яхшырак нәтиҗәне күрсәтергә мөмкин, дип санаган очракта. БДИ тапшыру турындагы тәкъдимне  Федераль Собраниегә Юлламасында президент Владимир Путин яңгыратты. Шушы көннәрдә хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин яңадан бирү көннәрен билгеләде - 4 һәм 5 июльдә.

РФ атказанган укытучысы, N109 мәгариф үзәге директоры Евгений Ямбург сүзләренчә, бу яңалык язмышны җимермәскә , ә имтиханны яңадан бирергә һәм шул ук елда вузга укырга керергә мөмкинлек бирә. "Һәркемнең бер "ялгышуы" булырга мөмкин - стресстан һәм дулкынланудан", - дип саный педагог.

Исегездә тотарга кирәк булган бер генә нюанс бар: имтиханны  кабат биргән очракта соңгы  нәтиҗә китәчәк, ә алдагысы, хәтта югарырак булган очракта да, гамәлдән чыгарыла. Шулай булгач, яңадан бирү - кыю һәм үз-үзенә ышанган шәхесләр өчен.

Яңартылган расписание проекты нигезендә, беренче БДИ уздыру сроклары, шулай ук мәҗбүри фәннәр буенча үзгәрми:

23 май - география, әдәбият һәм химия,

28 май - рус теле,

31 май - база һәм профильле математика.

Ә менә алга таба үзгәрешләр бар:

4 июнь - җәмгыять белеме һәм физика (элек җәмгыять белеме генә)

7 һәм 8 июньдә - информатика һәм БДИның чит телләр буенча телдән өлеше (элек информатика гына)

11 июньдә - чит телләр буенча биология һәм язма өлеш (13 июньнән иртәрәк иде), тарих (10 июньдә иде).

Барлык фәннәр буенча БДИ тапшыру өчен соңгы резерв көн 21 июньдә узачак  һәм 1 июльдән дә соңга калмыйча имтиханнарда катнашучыларның барысы да үз нәтиҗәләрен беләчәк.

4 һәм 5 июль имтиханнарын яңадан тапшыру нәтиҗәләре сайланган вузларга вакытында гариза бирергә мөмкинлек бирә торган срокларда биреләчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International