Ярыш 6-11 апрельдә Россия ИТ-югары уку йорты мәйданчыгында узачак. Оештыручылар - Иннополис университеты, РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф үсеше стратегиясе институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы VK, Сбер, Тинькофф, Яндекс, МТС, Альфа-банк, OZON компанияләре белән партнерлыкта.
Җиңүчеләр һәм призёрлар ике тур нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Алар Россия югары уку йортына олимпиада профиленә туры килә торган юнәлешләргә имтиханнарсыз керү хокукына ия булачак. Әлеге олимпиаданың җиңүчесе һәм призеры дипломы дүрт ел дәвамында тиешле олимпиаданы уздыру елында ташламаларга хокук бирә. Әгәр дә җиңүче профильле булмаган белгечлеккә керсә, вуз карары буенча аңа олимпиаданың профиленә туры килә торган фән буенча БДИ өчен 100 балл алырга мөмкин. Әгәр укучы призлы урын алса, киләсе елда ул йомгаклау этабында алдагы турлар нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча катнаша алачак.
Иннополис һәм VK университеты ике турның да онлайн-трансляциясен уздырачак. Тулырак мәгълүмат һәм трансляция: dovuz.innopolis.university/vsosh-informatics