13 апрель көнне сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернат укучылары һәм укытучылары “Дорога в будущее – помощь детям с ОВЗ” дигән күчмә чараларда катнаштылар. Спас районында акцияне «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Җыелганнарга кереш сүз белән Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, "ТНВ" ТИБ Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова мөрәҗәгать итте. Катнашучылар алдында Казан дәүләт консерваториясе педагоглары һәм Казанның сәләтле балалары чыгыш ясады. Моннан тыш, «Слушая сердцем» фестиваленең Гала-концертына сайлап алу кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты укучыларының концерт номерлары яңгырады. Балалар сәнгать мәктәбе фойесында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе эшләде.