2024 елның 24 апреленнән 27 апреленә кадәр Казанда Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең региональ этабының 4 һәм 5 баскыч финалы узачак. ГТО фестиваленә катнашырга республика муниципаль берәмлекләрдән 38 команда теләк белдерде.
Төгәлрәк: https://alekseyevsk.ru/news/sport/v-alekseevskom-prosel-festival-vfsk-gto-sredi-semeinyx-komand-posviashennyi-godu-semi
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру «Хезмәт резервлары» стадионында һәм «Ракета» бассейнында узачак.
Бөтенроссия этабына юллама өчен ГТО фестиваленә 152 спортчы көрәшәчәк. Бөтенроссия этабы 2024 елның октябрендә Кырым Республикасының «Артек» халыкара балалар үзәге базасында узачак.