Татарстан Республикасында төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алда уздыру чоры башлана (ГИА-9).
23 апрель көнне ГИА-9да катнашучылар математикадан имтихан тапшыралар.
Катнашу өчен республиканың 3 гомуми белем бирү учреждениесе теркәлгән.
Татарстан Республикасында ГИА-9 ны оештыру өчен вакытыннан алда имтиханнар үткәрүнең Казанда 1 пункты эшли.
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана. Имтиханның озынлыгы: 3 сәгать 55 минут (235 минут)
Имтихан нәтиҗәләре 6 майдан да соңга калмыйча билгеле булачак.
БДИнең вакытыннан алда чоры
23 апрель (сишәмбе) - математика;
26 апрель (җомга) - рус теле;
3 май (җомга) - информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
7 май (сишәмбе) - биология, география, чит телләр (инглиз, испан, немец, француз телләре), тарих, физика.