Татарстанда “Профессионалитет” федераль проектының Бердәм ачык ишекләр көне узды

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

20 апрельдә  Татарстанда «Профессионалитет» федераль проектының берләм ачык ишекләр  көне узды. Ачык ишекләр көне  - Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының Россия икътисадының өстенлекле тармаклары  һәм һөнәр, белгечлекләр белән  танышуга юнәлтелгән чаралар комплексы ул.

«Профессионалитет» федераль проекты Мәгариф министрлыгы инициативасы белән эшли башлады. Ул бизнес һәм көллиятләр  арасында тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнгән.

2024 елда Татарстан Республикасында «Профессионалитет» федераль проектында катнашучылар :

Алабуга политехника көллияте

Әлмәт политехника техникумы

Кукмара аграр көллияте

Чаллы политехника көллияте

Халыкара сервис  көллияте

Чистай авыл хуҗалыгы техникумы

Чаллы технология техникумы

Казан технология һәм дизайн көллияте

Азнакай политехника техникумы

Кама дәүләт автомеханика техникумы

Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте

Лениногорск нефть техникумы

В.Д.Поташов исемендәге техник көллият.

Татарстан Республикасында рәсми рәвештә Бердәм Ачык ишекләр көнендә 459 кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International