Татар теле һәм әдәбияты буенча XI Халыкара олимпиада җиңүчеләре аталды

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

20 апрельдә, Казан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында татар теле һәм әдәбияты буенча XI Халыкара олимпиадага йомгак ясадылар.

Гран-при “СОлНЦе” Казан урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбе укучысы Рәисә Абдуллина, Уфа шәһәренең 65 нче татар гимназиясендә укучы Илдан Кәлимуллин һәм Кыргызстан-Россия Славян университетының 2 курс студенты Зөлфия Шәрәфетдиновага бирелде.

Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләрен татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады.

 Олимпиаданың дистанцион этабында Төркия, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, шулай ук Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 12 меңнән артык  укучы  һәм студент катнашты. 17-20 апрель көннәрендә Казанда өч турдан торган йомгаклау этабы узды.

Укучыларның эшләрен 30 педагогтан һәм фән эшлеклеләреннән торган жюри бәяләде. Жюри рәисе - Чаллы дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International