Бу хакта булачак технологияләр форумының пленар утырышы нәтиҗәләре һәм февральдә галимнәр белән очрашу нәтиҗәләре буенча Президент Владимир Путин биргән йөкләмәләр исемлегендә әйтелә. Исемлек Кремль сайтында бастырылган.
Моннан тыш, Кабмин аллергияләрне молекуляр диагностикалау өлкәсендә тикшеренүләр уздыручы галимнәргә ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләрне карарга тиеш. Шулай ук ул ген инженериясе ысулларын кулланып эшләнә торган вакциналарны эшләүгә игътибар итәргә тиеш.
Игътибар таләп итә торган тагын бер мәсьәлә - югары технологияле продукция җитештерү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче хосусый фәнни-тикшеренү үзәкләрен булдыру һәм үстерү. Алар өчен финанс булмаган ярдәм чаралары билгеләнергә тиеш.