2024 елның 20 апрелендә Казанның 187 нче күппрофильле лицее базасында ата-аналар комитетларының "Дустанә сыйныф серләре" еллык республика конкурсының өченче йомгаклау ярымфиналы узды. Ярымфиналда ата-аналар һәм балалардан торган дустанә һәм актив 13 команда катнашты: Апас, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Саба муниципаль районнары. Шулай ук Казан шәһәренең Киров районы 32 нче мәктәбе, Идел буе районы мәгариф үзәге - 139 нчы гимназиясе, Совет районындагы 175 нче гимназиясе ата-аналар комитетлары.
Барлык командалар өч конкурс сынавын уңышлы үттеләр һәм жюрига үзләренең бердәмлек, иҗат, оригинальлек, артистлык осталыгын күрсәттеләр.
Конкурс йомгаклары буенча Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Саба муниципаль районнарының ата-аналар комитетлары һәм Казанның 139 нчы һәм 175 нче гимназияләренең ата-аналар комитетлары ярымфиналга чыкты.
Финалга Лаеш, Кайбыч, Югары Ослан, Питрәч, Апас, Балтач муниципаль районнары һәм 32 нче мәктәп ата-аналар комитетлары чыкты.
Конкурс финалы 15 майда Лаеш шәһәрендә Халыкара гаилә көнендә узачак. Конкурста җиңүчеләр бөтен сыйныф белән Кара диңгез яр буендагы балалар лагерьларында җәйге каникуллар үткәрү мөмкинлеге алачак.