Рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы, илнең 77 төбәгеннән 300 дән артык кеше катнашында, 13-19 апрель көннәрендә Төньяк Кавказ федераль университетында узды.
23 нче мәктәптән Альмира Гыйззәтуллина, 4 нче гимназия-интернаттан Брилиант Зиннәтуллина һәм Сафия Газизуллина, 125 нче гимназиядән Азат Хөснуллин, “СОлНЦе” махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгеннән Мария Шкуро, шулай ук ТР башкаласының халыкара мәктәбеннән Диана Мадьярова һәм Карина Антонова призерлар булдылар, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф идарәсендә.
Элегрәк казанлылар химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Укучылар барлыгы 15 медаль яулады. Йомгаклау этабы Мордовия дәүләт университетында узды.