КФУның ИТ-лицее укучысы технология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды

2024 елның 26 апреле, җомга

Технология буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында КФУның ИТ-лицее укучысы Илдар Хуҗиәхмәтов җиңүче булды. Йомгаклау этабы Мәскәүдә 14-20 апрельдә узды, дип хәбәр иттеләр Казан мәгариф идарәсендә.

Җиде көн дәвамында Россия халыклар дуслыгы университетында мәктәп укучыларына өч турда биремнәр чиштеләр. Укучылар өчен мастер-класслар үткәрелде. Барлыгы илнең 76 төбәгеннән 346 укучы катнашты.

Тагын берничә Казан укучысы олимпиадада  призерлары булды.  Алар 7 нче гимназиядән Алинә Шакирова, 20 нче гимназиядән Алиса Агьмалова, 19 нчы гимназиядән Илья Фадеев, 11 нче лицейдан Гүзәл Мөбәрәкшина һәм Полина Гаврильчева, КФУның ИT-лицееннан Самира Шакирова һәм Глеб Смородинов, шулай ук КНИТУ-КАИның инженер лицей-интернатыннан Эрик Демин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International