Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс 2024 елның февраль-мартында татар телендә язучылар арасында узды. Конкурсны оештыручылар - ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ һәм Татарстан Язучылар берлеге. 5-11 сыйныф укучыларының эшләре «Поэзия», «Проза», «Драматургия» һәм «Журналистика» номинацияләрендә кабул ителде.
Конкурсның беренче этабында Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 600 дән артык укучы катнашты. 300 катнашучы эше икенче турга үтте. Жюри аларның эшләрен Казан, Яр Чаллы, Чистай, Арча, Мөслимдә карады. Бүләкләү тантанасына 44 укучы чакырылган иде.
Җиңүчеләрне филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, республиканың халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла сәламләде.
Энҗе Гыйззәтуллина, конкурста җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп, аларга үз иҗатын үстерү өчен күбрәк эшләүләрен , камилләшүләрен теләде. Моның өчен яшь язучыларга һәм шагыйрьләргә инде язучылар, танылган шәхесләр киңәшләренә, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ата-аналары сүзләренә колак салырга кирәк, дип саный ул.
Ркаил Зәйдулла билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс татар халкы өчен зур әһәмияткә ия.
Конкурс жюри рәисе, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева һәр эшнең уникаль булуына һәм мөһим фикерне тапшыруына игътибар итте.