Ханты-Мансы автономияле округы кадетлары тәҗрибә уртаклашу максатыннан Тәтеш кадет интернат-мәктәбенә килделәр. Өч көн дәвамында балалар тулысынча Тәтеш кадетлары рухына чумды: музейга һәм дәресләргә бардылар, волейбол һәм футбол ярышларында катнаштылар, автоматны җыю-сүтү һәм строевой әзерлек буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Аларны район башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Инна Лазарева сәламләде.
Ханты-Мансы автономияле округының Сургут районы Түбән Сартын бистәсеннән килгән кунаклар Тәтеш кадет интернат-мәктәбенә сувенирлар һәм китаплар алып килгәннәр, шулай ук казак биюен башкардылар.
Педагог Андрей Рогожников , 15 ел элек әти-әниләрем бирегә Воркутадан күчеп кайтты диде. Шуңа , мин шәһәрдә кадет интернат-мәктәбе барлыгын ул белә идем диде.