Казан дәүләт университеты Җиңүнең 79 еллыгына «Хәтер битләре» фотоконкурсы уздырачак

2024 елның 26 апреле, җомга

Анда югары уку йортлары студентлары һәм 9-11 сыйныф укучылары, урта махсус  белем бирү  йортлары укучылары катнаша ала. Аларга фотоэшләрне электрон вариантта 2024 елның 3 маена кадәр тапшырырга кирәк,  алар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган булырга тиеш.

Файллар JPG форматында булырга тиеш. Фотография белән бергә аңа тасвирлама әзерләргә кирәк. Конкурска Җиңү, ватанпәрвәрлек һәм Ватаныбыз өчен горурлык рухын чагылдыручы эшләр кабул ителә. Фото төсле дә, аклы-каралы да булырга мөмкин. Фотосурәтләрне компьютер программалары (график редакторлар) ярдәмендә эшкәртү рөхсәт ителә.

Фотосурәтта төрле жанрларның эшләре тәкъдим ителә: портрет, пейзаж, репортаж, коллаж, фотоочерк, фотоэтюд. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Катнашу һәм фотоэшләр өчен гаризалар 50unifirst@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 7(843) 294 90 81 телефоны номеры буенча оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International