«Яшь гвардия» балалар лагере капиталь ремонттан соң 1 июньдә ачылачак

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бу хакта аппарат киңәшмәсендә билгеле булды.

Лагерьны ачу тантанасы 1 июньгә - балаларны яклау көнендә планлаштырыла. Шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов әйтүенчә, лагерьда эшләр Татарстан  Рәисы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән алып барыла.

Спорт объектларын яңарту турында сөйләгәндә, спикер Үзәк стадионны, җиңел атлетика манежын, шулай ук БРИКС уеннары узачак Бокс һәм өстәл теннисы үзәген капиталь ремонтлауның тәмамлануы турында хәбәр итте.

Халыкара ярышлар үткәрү өчен барлыгы 17 мәйданчык эшләячәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International