Мәскәү өлкәсендә җиңү өчен илнең 85 төбәгеннән 292 кеше көрәште.
Иң яхшы нәтиҗәләрне ТР башкаласының 4 нче гимназия-интернат укучысы Сафия Газизуллина күрсәтте, дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә.
Җиңүчеләр - 2 нче лицей-интернаттан Камил Демьяненко, 19 нчы гимназиядән Глеб Охотников, “СОлНЦе” мәктәбеннән Ульяна Палутина һәм Азалия Гарипова, КФУның IT-лицееннан Александр Сергеев, “Бала-Сити” академиясеннән Виктория Казакова, шулай ук Казанның Халыкара мәктәбеннән Диана Мадьярова һәм Марьяна Петрова.