Татарстан башкаласында 187 нче күппрофильле лицейда "Совет районында мәгариф" музее ачылды.
Педагогика профессиясе ветераннары, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, укытучылар бәйрәм кунаклары булдылар.
Тантаналы чара мәртәбәле кунаклар һәм мәктәпнең иҗат коллективы чыгышлары белән башланып китте.
Лицей укучылары кунаклар өчен экскурсия әзерләгәннәр, аны булдыру идеясенең ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр һәм Советлар Союзы чорыннан мәгарифнең ничек үзгәрүен күрсәттеләр.
Музей экспонатлары укытучыларның шәхси әйберләре, шул исәптән инде лаеклы ялга китүчеләрнең дә, Совет районы мәктәпләренең интерактив картасы, төрле документлар, бүләкләр һәм районның беренче мәктәбенең барлык директорларының фотосурәтләре .
Музейны оештыруга бөтен район ярдәм иткән.