Казан яшүсмерләре манганы татар телендә ясый алалар

2024 елның 17 мае, җомга

Казанда яшүсмерләр өчен татар телендә комикслар лабораториясе ачылды. Эш нәтиҗәләре буенча катнашучылар үзләренең беренче мангасын чыгара алачак.

Үзеңне ике юнәлеш: дизайн һәм тәрҗемә буенча күрсәтергә мөмкин. Беренче яшүсмерләргә куратор белән бергә реаль комикска интеграцияләнгән персонаж булдырырга туры киләчәк. Икенче юнәлеш буенча катнашучыларга манганы татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк булачак.

Басма вариантта чыгарылганнан соң иң яхшы комикс проект кураторлары белән бергә сайланачак. Алар арасында - татар шагыйре, тәрҗемәче Ленар Шәех һәм рәссам, 2D-аниматор Карина Логинова. Аларның һәркайсы үз укучыларын сайланган юнәлеш буенча алып барачак.

Ике төркемдә дә дә дәресләр атнага бер тапкыр ТР Милли китапханәсендә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Беренче очрашуларда катнашучыларны манга дөньясы һәм аның мәдәнияте белән таныштырачаклар.

Гаризаны 31 майга кадәр сылтама буенча җибәрергә мөмкин, дип хәбәр итә "Беренчеләр хәрәкәте" төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International