Диктант Россия президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Фән һәм технологияләр уньеллыгы эгидасы астында уза һәм "Бөтен гаилә өчен фән" инициативасына кертелгән.
Химик диктантны оештыручылар - М.В. Ломоносов исемендәге МГУ химия факультеты, «Просвещение» компанияләр төркеме һәм Укытучыларның һәм химия укытучыларының Гомумроссия иҗтимагый оешмасы. Диктант «Менделеев елы» проекты кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә уза. Шулай ук , Россия Фәннәр академиясе, Россия мәгариф академиясе, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия химиклар берлеге, Мельниченко Хәйрия фонды һәм Д.И. Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте ярдәм күрсәтә.
Акция җирле вакыт белән 13:00 дә офлайн- һәм онлайн-форматта химдиктант.рф сайтында старт ала. Диктантның төп темасы быел "Химия вокруг нас" булачак. Химдиктантның үзәк мәйданчыгында М.В. Ломоносов исемендәге МДУ химия факультеты.
Турыдан-туры трансляция түбәндәге сылтама буенча мөмкин:
https://chemistry.prosv.ru/ яки www.химдиктант.рф.