2024 елның 16 маенда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь урта мәктәбендә татар телендә шигырь укучылар һәм патриотик җыр башкаручыларның “Туган тел, матур тел” III төбәкара конкурсы узды. Конкурста Россиянең 12 субъектыннан этномәдәни (татар) компонентлы белем бирү оешмалары укучылары катнашты.
Конкурсның максаты - рухи мәдәниятне үстерү, патриотик тәрбия, шулай ук сөйләм теле һәм сәнгати сүзгә кызыксыну формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын тоя белү.
Конкурс кысаларында туган тел һәм әдәбият җитәкчеләренең һәм укытучыларының семинары узды.
А.С. Садеков исемендәге Олы Рыбушкино урта гомуми белем бирү учреждениесе коллективы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли традицияләрне үстерү, татар халкының мәдәни мирасын саклау, Россия Федерациясе субъектлары арасында халыклар һәм элемтәләрне ныгыту өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.